ТР дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Камал театры бинасында Әлмәт артистлары куйган «Күк капусы ачылса» спектаклен карады

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

5 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Камал театрында Әлмәт артистлары куйган «Күк капусы ачылса» спектаклен (Хәй Вахит) карады.  Гастрольләр Әлмәт театрының 70 еллыгына багышланган.  

 «Күк капусы ачылса» музыкаль комедиясен театрның баш режиссеры  Ильяс Гәрәев куйган.   

Әлмәт театры соңгы өч елда Казанга беренче тапкыр гастрольләр белән килде. Параллель рәвештә Әлмәт театры сәхнәсендә камаллылар үз спектакльләрен күрсәтә. 

Әлмәт театры гастрольләре 4 февральдән 8 февральгә кадәр бара.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International