Шмидт урамында Яков Гиршман истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрьдә Шмидт урамында  Яков Гиршман истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды.

Әлеге урамда урнашкан 37нче йортта чирек гасыр дәвамында диярлек күренекле галим, музыкант, укытучы, Казан консерваториясенең теория-композиторлык факультетына нигез салучыларның берсе Яков Моисеевич Гиршман (1913-1990) яшәгән.

Мемориаль такта ачу тантанасы Гиршманның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чараларның бер өлеше булып тора. «Евразия киңлегендә лад коммуникацияләре» халыкара  конференциясе бүген  Казан консерваториясенең  Кече залында ачылды. Конференциягә Россиянең төрле шәһәрләреннән, Израильдән, Кытайдан, Азәрбайҗаннан катнашучылар килде.

Конференциянең беренче көне багышлау концерты белән тәмамланды, анда консерватория укытучылары һәм студентлары, шулай ук Я. Гришманның оныгы катнашты. Иртәгә конференция дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International