Казан дәүләт консерваториясендә «Идел буе һәм Урал буе милли төрлелек киңлегендә керәшен татарларының музыкаль мәдәнияте» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрьдә Казан консерваториясендә «Идел буе һәм Урал буе милли төрлелек киңлегендә керәшен татарларының музыкаль мәдәнияте» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Сәгать 10 да Консерваториянең кече залында ачылган конференция ике көн дәвам итәчәк.

Беренче көнне татар керәшеннәре мәдәниятен өйрәнүче күренекле диалектологлар һәм милли музыка белгечләре чыгышлары тәкъдим ителә.  Конференциянең беренче көне 18 сәгать 30 минутта Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Җаңгыра, керәшен җыруы» дигән зур концерт программасы белән тәмамлана. Анда  «Бермәнчек» дәүләт фольклор ансамбле,  Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле, «Бәрәкәт», «Кумырык», «Бигәшкәй» фольклор ансамбльләре, «Мирас» вокаль-хореография ансамбле чыгыш ясый.

20 сентябрьдә керәшен татарларының традицион мәдәниятен өйрәнүгә багышланган күчмә осталык дәресләре узачак.

Мәгълүмат өчен: Александра Нагорнова +79503140067
e-mail: nagornova.aleksandra@mail.ru  http://kazanconservatoire.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International