“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә «Хәзерге төрек рәсем сәнгатендә эстетик карашлар һәм иҗади фикер” дигән күргәзмә ачыла

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
4 сентябрьдә 17 сәгать 30 минутта “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә «Хәзерге төрек рәсем сәнгатендә эстетик карашлар һәм иҗади фикер” дигән күргәзмә ачыла. Анда Төркия Республикасының Үзәк Банкы коллекциясендәге әсәрләр куелган.

Экспозициядә тәкъдим ителгән алтмыш әсәр Төркия дәүләтчелегенең республика чорында иҗади процессларның активлашуын күрсәтә. 35 рәссамның эше шәрык һәм гареп мәдәниятләре үрелеп үскән илнең үзенчәлекле сәнгатен күрсәтәләр.

Хөрмәтле журналистлар! 4 сентябрьдә 16 сәгать 30 минутта журналистлар  өчен  экскурция уздырылачак.

Күргәзмә  30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International