Универсиада алдыннан «Әкият» курчак театрында спектакльләрне инглиз теленә тәрҗемә итә башладылар. «Щелкунчик», «Гуси-лебеди», «Красная шапочка» һәм «Буратино» спектакльләре инглиз теленә тәрҗемә ителде инде. Әлеге чара театрга чит ил тамашачысын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте