«Әкият» курчак театрында Курчак театрларының «Шомбай-fest»I халыкара фестивале ачыла

2013 елның 5 июле, җомга

23–28 сентябрьдә Казанның «Әкият» курчак театрында Курчак театрларының «Шомбай-fest»I халыкара фестивале ачыла.

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театры оештыра.

Фестивальнең төп бурычларыннан берсе – тамашачыларны бөтен дөньяның гаять күпкырлы курчак театрлары сәнгате белән таныштыру.  

Оештыручылар Россия һәм чит ил курчак театрларының күренекле режиссерлары куйган иң яхшы курчак спектакльләрен җыярга тырышканнар.  Фестивальдә Рязань, Белгород, Вологда, Кострома, Брест, Башкортостан һәм башка шундый төбәкләрдән  15 курчак театры катнаша. Шулай ук Франция, Таҗикстан Республикасы, Ингушетия Республикасы театрлары катнаша.

Фестиваль программасы балаларга да, олыларга да  атап төзелгән.

Спектакльләргә абруйлы жюри бәя бирәчәк.

Фестиваль кысаларында шулай ук Казан шәһәре мәктәпләренең иң яхшы укучыларыннан торган Балалар жюрие дә эшләячәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International