Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус китапханәдә «Бәхетле балачак бүләк ит» дигән хәйрия акциясе башланды

2013 елның 2 июле, сишәмбе

1 июльдә  Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус китапханәдә «Бәхетле балачак бүләк ит»  дигән хәйрия  акциясе башланды.

Акциянең  шигаре: «Һәрбер бала – талант иясе, аңа бары үз урынын табарга ярдәм итәргә генә кирәк!». Әлеге чара сукыр һәм күзләре начар күргән балаларның иҗади һәм акыл сәләтен үстерүгә юнәлтелгән.

Акция икенче ел рәттән уздырыла. Узган ел ул «Иҗат шатлыгы бүләк ит» дип аталган иде һәм анда, нигездә, иҗат өчен кирәкле әсбаплар җыелды.  Быел оештыручылар акция кысаларын киңәйттеләр, уенчыклар, техник  чаралар  да җыя башладылар.  

Китапханә хезмәткәрләре сукыр һәм күзләре начар күргән балаларның иҗат җимешләреннән күргәзмәләр дә тәкъдим итәчәк. Акция җәй ахырына кадәр дәвам итә.

Өстәмә мәгълүмат: 89173699583 телефонына шалтыратырга.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International