29 июньдә Свияжскиның реставрациядән соң яңарак кына ачылган Мәрьям Ана Соборында «Иман моңы» II халыкара рухи музыка фестиваленең концерты була. Борынгы күмәк җырлар, православие гыйбадәтеннән өзекләр, С.Рахманинов, А.Шнитке, Д.Бортнянскийның рухи музыкасы яңгырый. Концерт 12.00 дә башлана.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне Свияжскида 29 июньдә узачак концертка чакырабыз. Казаннан транспорт оештырылачак. 24 июньгә кадәр gbkz-pr@yandex.ru. электрон почта адресына заявка җибәрергә кирәк. Җавап хатында кайда һәм сәгать ничәдә җыйналу турында хәбәр ителәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте