13 июньдә Г.Тукайның әдәби музеенда Татарстан Республикасының чуваш мәктәпләре чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары өчен осталык дәресе узачак

2013 елның 10 июне, дүшәмбе

13 июньдә Г.Тукай музеенда 9.00 дән 14.20 гә кадәр Татарстан Республикасының чуваш мәктәпләре чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Тукай чуваш мәктәбендә” дигән осталык дәресе узачак.   

Татарстан Республикасында 96 чуваш мәктәбе эшли. Заман мәгариф стандарты нигезендә мондый мәктәпләрдә чуваш, татар һәм рус телләре, чит телләр укытыла. Татар телен өйрәтүне татар мәдәнияте, татар әдәбиятының иң яхшы үнәкләре, җөмләдән, Тукай иҗатыннан башка күз алдына китереп булмый.   Тукай музее чуваш балаларында шагыйрь иҗаты белән кызыксыну уятуга зур өлеш кертә ала.

Осталык дәресләре вакытында Тукай иҗатының күренекле образларын ачуга аерым игътибар биреләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International