Урмай авылында «Сабантуй» узган 9 июнь көнне Төрки коллективларның «Урмай-Зәлидә» халыкара фестивале дә булды.
Бу бәйрәмгә Төркиядән, Украинадан, Чувашстаннан, Чиләбе, Самара, Түбән Новгород, Әстерхан шәһәрләреннән, Татарстан Республикасыннан фольклор коллективлары килгән иде. Татарстаннан Казан, шулай ук Питрәч һәм Тәтеш муниципаль районнары коллективлары чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте