Лаешта Сабантуй узды

2013 елның 10 июне, дүшәмбе

 Кама ярында, Лаешның ”Ак тау” микрорайонында  милли бәйрәмебез Сабантуй гөрләп узды. Анда Россиянең Федераль иминлек хезмәте партнерлары – чит дәүләтләр иминлек хезмәтләре, махсус хезмәтләр һәм хокук салау хезмәтләре җитәкчеләре килгән иде.  Сабантуйда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Федераль  иминлек хезмәте директоры Александр Бортников һәм башкалар катнашты.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов Сабантуй кунакларын бәйрәм белән тәбрикләде, аларга күтәренке кәеф теләде. «Лаеш Сабантуе бөтен республикада Сабантуй бәйрәмнәрен башлап җибәрә. Ул Татарстанда гына түгел, әле тагын илебезнең татарлар тупланып яшәүче 53  төбәгендә һәм дөньяның  23 илендә уздырыла», -  диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәмдә импровизацияләнгән төрле һөнәрче алачыклары, спорт мәйданчыклары, балалар уен мәйданчыклары эшләде, традицион ярышлар узды.

Сабантуйның төп мәйданчыгында  республикабызның  муниципаль районнарыннан килгән иҗат коллективлары, шулай ук “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашкан балалар коллективлары чыгыш ясады.  

Татарстан Респбуликасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International