Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры инвалид балалар өчен концерт бирәчәк

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

La Primavera оркестры Татарстан буенча гадәти булмаган концерт турына китте. Якын арада музыкантлар Татарстанның 14 мәктәп-интернатында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 12 концерт бирәчәк, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.

«Сәнгать - мәгариф өлкәсендәге инклюзив алымнарның берсе. Интернатларда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балалар концерт залларына килә алмыйлар, шуңа күрә без аларга үзебез килергә булдык. Күп кенә балалар җанлы башкарудагы оркестрның  уйнавын беренче тапкыр ишетте», - дип сөйләде проект җитәкчесе һәм La Primavera оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Ул ассызыклаганча, проект Республика Хөкүмәте гранты ярдәмендә гамәлгә кукла. Чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Концерт программасына Боккерини, Чайковский, Шостакович, Штраус, Хачатурян, Сәйдәшев, Сиротин, Андерсен һ.б. композиторларның әсәрләре кертелгән.

«Безнең балалар аудиториясе белән эшләү тәҗрибәсе зур. Балалар бөтен концертны тыңлап кына калмыйлар, викторина сорауларына җавап бирәләр, музыкаль табышмаклар чишәләр һәм хәтта кайбер номерларны башкаруда катнашалар. Балалар бик канәгать калдылар. Ә без балаларның музыкаль эрудициясе дәрәҗәсенә таң калдык», - дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Абязов.

Оркестр Алабуга, Чаллы, Түбән Камада концертлар белән чыгыш ясады инде. Шундый ук чаралар Әлмәт, Чистай, Кукмара һәм Арчада планлаштырылган. Оркестрның сәнгать җитәкчесе чыгышлар барышында музыка белән шөгыльләнүче сәләтле балалар белән танышуын сөйләде һәм аларга яшь музыкантлар өчен  үткәрелүче «Звёзды из Завтра» иҗат программасында  катнашырга тәкъдим итте. Әлеге чара Казанда 24 гыйнварда старт ала һәм Татарстанның барлык шәһәрләрен колачлый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International