Түбән Кама муниципаль районының Благодатное авылында мондый зур һәм матур мәдәният йортының беркайчан да булганы юк иде. Менә шуңа да аның ачылуы авыл кешеләре өчен зур вакыйга булды. Мәдәният йорты республика программасы кысаларында төзелде.
Яңа бинада 280 урынлык тамаша залы, балалар түгәрәкләре өчен аерым бүлмәләр каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте