И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Антон Поповның иҗат кичәсе булачак

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

3 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Антон Поповның (акардеон) иҗат кичәсе була.  

Музыкантның 15 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланган концертта көллиятнең Татарстан Республикасының Халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры, Татарстан Республикасының Халык артисты Люция Исмәгыйлева җитәкчелегендәге виолончелистлар ансамбле, скрипкачылар ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Молчанов) катнаша.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне А.Поповның иҗат кичәсенә чакырабыз.

Элемтә өчен:  (843) 238-75-15 http://www.music-college.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International