Татарстан композиторлары музыкасы Германиядә зур уңыш казанды

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе

Россиядә Германия елы һәм Германиядә Россия елы кысаларында Татарстан композиторлары музыкасы Лейпциг һәм Берлин шәһәрләрендә яңгырады һәм зур уңыш казанды.  Концертлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылды. Концертларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге оештырды.

«Татар музыкасы җәүһәрләре» дигән колачлы проект кысаларында татар композиторлары музыкасы Берлин, Стокгольм, Иерусалим, Алма-Ата шәһәрләрендә яңгырады инде. 2012 елда әлеге проект  Лейпциг һәм Берлиндагы концертлар белән ачылды.  

21 октябрьдә  татар музыкасы беренче тапкыр Лейпцигның «Гевандхаус» концерт залында яңгырады.  «Татар музыкасы җәүһәрләре» проектының уникальлеге – Татарстан композиторлары музыкасын чит ил оркестрлары башкаруында. Лейпцигтагы концертта татар музыкасын шушы шәһәрнең симфоник оркестры башкарды.  

«Татар музыкасы җәүһәрләре» проектының дәвамы буларак, концертлар быел тагын Флоренциядә (6 ноябрь) һәм Римда (17 ноябрь) узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International