19 октябрьдә Татарстан Республикасының Лаеш районы Пәрәү авылында карап-чистартылган чишмәне ачу тантанасы булды.
Реконструкция вакытында чишмә суы лабораториядә тикшерелде, чыганакларны чистарту һәм чишмә юлларын төзек һәм җайлы итү буенча төзү эшләре уздырылды. Нәтиҗәдә 3 чишмә яңартылды (Пәрәү, Кече Елга, Имән Кискә авылларында).
Барлык төзекләндерелгән чишмәләр чиста эчәр су чыганакларына зур ихтыяҗ булган авыллар янында урнашкан.
Моннан тыш, бу чишмәләр Лаеш районы туристлык инфраструктурасының бер өлеше булып китәр, дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте