Татарстанлыларны «Киләчәк рекламасы» исемле социаль реклама конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

«Киләчәк рекламасы» бөтенроссия социаль реклама конкурсы инде өченче тапкыр үткәрелә. Ул социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар рекламасының иң яхшы үрнәкләрен ачыклауга, аларны алга этәрүне тәэмин итүгә, социаль проблемаларны хәл итү өчен шартлар тудыруга, социаль юнәлешле коммерцияце булмаган оешмалар үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Киләчәк рекламасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар 2020 елның 10 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр киләсе елның сентябрендә ясалачак.

«2020 елның 10 гыйнварында старт алачак яңа сезонда, коммерцияле булмаган оешмаларның видео һәм басма социаль рекламасы өчен традицион номинацияләреннән тыш, бу  оешмалар эшчәнлегенә мәгълүмати яктан ярдәм күрсәтүче оешмалар өчен дә номинацияләр булачак», - дип хәбәр ителә конкурс сайтында.

Яңа номинация «Коммерцияле булмаган оешмаларга мәгълүмати ярдәм күрсәтүнең иң яхшы тәҗрибәләре» дип атала. Анда төбәк хакимият органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар да, медиа һәм реклама базарында эшләүчеләр, коммерцияле булмаган социаль юнәлешле берләшмәләр, башка инициативалы төркемнәрдә катнашучыларның уртак яки  аерым проектлары да җиңүгә дәгъва итә ала.

Конкурс нәтиҗәләре буенча яңа номинациядәге эшләр нигезендә оешмаларга ярдәм итү, укыту, социаль реклама булдыру һәм урнаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр тупланган китаплар басмасы әзерләнәчәк.

Шулай ук 2019-2020 еллар дәвамында рекламабудущего.рф сайтына кергән һәр кеше узган елларда конкурста катнашкан һәм җиңүче булган социаль реклама белән таныша ала.

Конкурс, катнашу шартлары һәм номинацияләр турында тулырак мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган: https://adfuture.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International