Татарстанда урам киносы фестивале узды

2019 елның 9 августы, җомга

26, 27 июль, 7 август көннәрендә Татарстанның төрле мәйданчыкларында урам киносы фестивале узды. Чараларга 3 меңгә якын кеше килде.

Казанда фестиваль дүртенче тапкыр узды. 26,27 июль көннәрендә  Горький исемендәге  үзәк паркның зур аланында тамашачылар өчен  Россиядә соңгы 6 елда төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнар күрсәттеләр. Ошаган фильм өчен тамашачылар традиция буенча фонарь утларын яндырып  тавыш бирде. Сүз уңаеннан, быел фестивальнең конкурстан тыш программасында Татарстан режиссерларының  тамашачылар мәхәббәтен казанып өлгергән ике тасмасы тәкъдим ителгән иде: Камилә Сафинаның «Чиппендейл» һәм Байбулат Батуллинның «Половинки»  фильмнары. Шул ук программа 7 августта Аксенов скверында да күрсәтелде.

Фестиваль кысаларында 27 июльдә Әлмәт шәһәре пляжында махсус комедияләр программасы тәкъдим ителде.

7 августта фестиваль Татарстан Республикасының 10 муниципаль районында узды:  Фәрдиев исемендәге Мәдәният һәм ял паркында, Ялчыгол исемендәге  скверда (Зәй шәһәре), «Ракушка» мәйданчыгында (Яшел Үзән шәһәре), Лаеш шәһәре яр буенда, яшьләр мәйданчыгында (Чирмешән), «Туган ягым» ял паркында (Олы Әтнә), Гаилә паркында (Азнакай), Осиново авылы балалар мәйданчыгында (Питрәч районы), автокинотеатрда (Балтач ш.т.б.), Болгар шәһәре  үзәк паркында, Залесный мәдәни үзәге һәм Буа шәһәре үзәк мәйданчыгында.

Начар һава торышы булу сәбәпле, фестиваль фильмнары Тәтеш шәһәренең үзәк паркы, Сарман районының мәдәният йорты территориясе, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәнең  яр буе, Бөгелмә шәһәренең  мәдәният һәм ял паркы мәйданчыкларында башка вакытка күчерелде.

Фестиваль фильмнары бүген 20:00 сәгатьтә «Иллюзион» кинотеатры (Алабуга шәһәре) территориясендә күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International