2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясала башлады

2019 елның 19 июле, җомга

Искәртеп үтәбез, узган ел Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык фикеренә нигезләнеп  формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты старт алды. Төбәк министрлыклары һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын билгеләүдә республика халкының турыдан-туры катнашуы  мөһим булуы турында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үзенең Татарстан Дәүләт Советына ясаган Еллык юлламасында белдерде. Проектта катнашучылар арасында - социаль блок ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы да бар.

Проектны тормышка ашыру үз эченә берничә этапны ала. Беренче этапта министрлыклар белгечләре  һәм аларның иҗтимагый советлары әгъзалары тарафыннан 2019 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырылды. Икенче этапта Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ачык онлайн-тавыш бирү узды. Алга таба, сораштыру нәтиҗәләре буенча, һәр министрлык өчен, төп күрсәткечләр билгеләнгән 7 бурыч расланды.

1.      «16 яшькә кадәр мәктәп укучыларының музейларга йөрүен 17% тан 20% ка кадәр арттырырга».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының  2019 елның 31  маендагы 473 номерлы боерыгы  нигезендә 2019 елның 1 июненнән унсигез яшькә җитмәгән мәктәп укучылары Татарстан Республикасы музей һәм музей-тыюлыкларына түләүсез кертелә.

2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча мәктәп яшендәге 16 яшькә кадәрге балаларның дәүләт музейларына йөрү күрсәткече  370 745 тәшкил итә (чагыштыру өчен: 2018 елның I яртыеллыгында – 296 453, муниципаль музейларда   булу саны - 170 210) .

Шулай итеп, 2019 елның 1 июленә мәктәп укучыларының музейларга йөрү  күрсәткече  – 7,8% тәшкил итә. 2019 ел ахырына аны 20%ка җиткерү планлаштырыла.

 

2.      «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге чараларга йөрүче халык өлешен 60% тан 66% ка кадәр арттыру».

2019 ел Россия Федерациясендә Театр елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, республиканың театр оешмалары белән берлектә, Татарстан Республикасында Театр елына багышланган чаралар планы төзеде.

2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча дәүләт театр-тамаша учреждениеләре, китапханәләр һәм музейлар тарафыннан 7 285 чара уздырылган, аларда 1,3 млн. кеше булган. 2019 ел ахырына чарада катнашучылар саны 2,6 млн. кешегә кадәр артыр дип көтелә (Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең гомуми саныннан 66%).

Чагыштыру өчен: 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча 6 681 чара узган, аларда 1,2 млн.кеше катнашкан. 2018 ел нәтиҗәләре буенча чарага килүчеләрнең гомуми саны 2,3 млн кеше тәшкил итте (Татарстан Республикасы халкының гомуми саныннан 60%).

3.      «Беренче елда Татарстан Республикасы музыка мәктәпләренең кимендә 10 процентын яңа музыка инструментлары белән тәэмин итү».

Татарстан Республикасында барлыгы 43 балалар сәнгать мәктәбе һәм 41 балалар музыка мәктәбе эшли.

Министрлык тарафыннан барлык музыкаль мәктәпләрнең уен коралларына инвентаризация үткәрелде. 2018 ел нәтиҗәләре буенча  пианино  иң кулланыла торган корал булып тора (2499 берәмлек), әлеге инструментка ихтыяҗ аеруча зур.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм Россия Мәдәният министрлыгының уртак программасы кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балалар сәнгать мәктәпләре һәм балалар музыка мәктәпләре өчен пианино кайтартуга дәүләт контракты имзаланды. 2019 елның октябренә кадәр 63 мәктәп өчен 63 пианино кайтару планлаштырыла.

 

4.      «Республиканың муниципаль районнарында заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән кинозаллар өлешен 56,6% тан 63% ка кадәр арттыру».

Татарстанның кино күрсәтү челтәре 142 үзәктән тора, шулардан 1се дәүләт кинотеатры (3 кинозал), 7 муниципаль (8 кинозал), 22 шәхси (102 кинозал), 23 муниципаль мәдәни – ял итү учреждениесе (29 кинозал), 29 күчмә җиһазлар.

100 һәм 500 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләрендәге кинотеатрларга ярдәм итү буенча федераль программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 2015 елдан алып 2018 елга кадәр Татарстан Республикасында 22 кинозалны (21 – муниципаль, 1 – шәхси кинозал) модернизацияләүгә 103 626 000 сум акча бүлеп бирелгән.

37 муниципаль кинозалның 21е заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, бу процент нисбәтендә 56,7% тәшкил итә, Алабуга һәм Яңа Чишмә авылларындагы ике муниципаль кинозалны модернизацияләгәннән соң күрсәткеч 63% булачак.

 

5.      «2019 елда яңа куелышларның  20% тан да ким булмаган өлеше балалар аудиториясе өчен булуын тәэмин итү».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына караган театрлар тарафыннан 83 яңа спектакль әзерләнә, шуларның  45е - балалар аудиториясе өчен (55%). 2019 елның 1 июленә республиканың 15 театрында 29 спектакль премьерасы булган, 18 спектакль - балалар өчен.

2018 елда республиканың 15 театры мәйданчыкларында 78 спектакль куелган, аларның 36сы – балаларга.

6.      «Гаилә  белән килгән вакытта мәдәният учреждениеләренең бәя сәясәтенә бонус системасын кертү, беренче елда 100 дән дә ким булмаган абонемент сату».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан дәүләт мәдәният учреждениеләренең бәяләр сәясәтенә гаиләләр белән килгәндә  бонус системасын кертү механизмы эшләнде. Гаилә абонементлары сатып алганда, балалар өчен учреждениегә керү бушлай булыр дип көтелә.

Беренче этапта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында бонус системасын гамәлгә кертү планлаштырыла.

Система 2019 елның икенче яртысында эшли башлаячак (якынча октябрьдә).

Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләрнең мәдәният учреждениеләрендә дә бонус системасын гамәлгә кертү мәсьәләсе карала.

7.      «Халыкның якланмаган катламнары өчен мәдәният өлкәсендәге чараларның 20% ына керү мөмкинлеген тәэмин итү».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләре тарафыннан ел саен үткәрелә торган чараларның 1/3 ендә -  халыкның социаль якланмаган катламындагы кешеләргә  бушлай керү  мөмкинлеге бирелә.

Иң күп чаралар театр-тамаша учреждениеләрендә, китапханәләрдә һәм музейларда уза.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә һәр айның беренче сишәмбесе - дәүләт музейларына, музей-тыюлыкларына, муниципаль музейларга  гражданнарның барлык категорияләре өчен түләүсез керү  көне.

Республика китапханәләре тарафыннан даими нигездә бушлай чаралар үткәрелә, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен. Халыкка китапханәләр тарафыннан хезмәт күрсәтү түләүсез башкарыла.

Хәзерге вакытта бурычларны тормышка ашыру һәм төп күрсәткечләргә ирешү буенча эш дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International