25 май көнне Никольский авылында традицион «Каравон» бәйрәме узачак

2019 елның 24 мае, җомга

Лаеш муниципаль районының Никольское авылы  2019 елның 25 маенда республикадагы иң зур  рус бәйрәме – Каравон рус халык бәйрәменә чакыра. 1993 елда республика статусын алганнан соң, әлеге борынгы йолаларга нигезләнгән,  үзенчәлекле һәм күңелле  бәйрәмне күрергә теләгән кешеләр саны елдан-ел арта.

Быел кунакларны интерактив тематик мәйданчыклар көтә. Бу – бергә җырлау, биюләр өйрәнү, балалар һәм яшьләр уеннары, традицияләрне саклаучылар белән иҗади очрашулар, антураж фотозоналар эше,  борынгы кул эшләре буенча остаханәләр.

Бәйрәм хуҗалары һәм җирле гореф – гадәтләрне саклаучылар-Никольское авылының «Каравон» фольклор ансамбле. Татарстанның рус музыкаль традицияләрен Казанның иң яхшы фольклор коллективлары тәкъдим итәчәк: «Не любо – не слушай», «Красная горка», «Духов день», «Купава», «Коляда», «Млада», «Лад». «Экспедиция» мәйданчыгына куратор итеп антрополог, кыр этнографы, фольклор турында күпсанлы мәкаләләр һәм китаплар авторы, "Шәһәрнең тарихи истәлеге" тикшеренү проекты кураторы Никита Петров  чакырылган.

Каравонга Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 150дән артык фольклор коллективы һәм рус халык җырлары ансамбльләре җыелачак.

Бәйрәм, гадәттәгечә, барлык катнашучылар һәм кунаклар өчен зур әйлән-бәйлән белән тәмамланачак.

Бәйрәмнең махсус кунагы -  халык җырларын башкаручы, халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты, «Халык артисты-3» телевизион проекты финалисты Марина Девятова.

Бәйрәм тарихында беренче тапкыр читтән алып баручы чакырылган - Юлий Макаров (Омск ш. - Мәскәү ш.), ул вакыйганы көн дәвамында турыдан – туры эфирда трансляция алып барачак.

Ирина Шувалова: +7 926 584 96 28

i.o.shuvalova@gmail.com

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International