С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Казан консерваториясенең студентлар хоры концерты узачак

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

11 декабрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Казан консерваториясе студентлары хоры концерты була.

«Рус операларыннан хор күренешләре» программасында катнашу өчен Казанга махсус танылган бас, консерваторияне тәмамлаган Алексей Тихомиров килә.

Бу кичтә хор башкаруында Модест Мусоргскийның «Борис Годунов» һәм «Хованщина», Александр Даргомыжскийның «Русалка», Петр Чайковскийның «Мазепа» операларыннан өзекләр  яңгыраячак. Концертта шулай ук солистлар Юрий Карпов, Руслан Назыйров, Алексей Чайников катнаша. Дирижер - Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владислав Лукьянов. Рояль партиясе - Диана Черная.

Алексей Тихомиров танылган дирижерлар Рикардо Мути, Зубин Мета, Владимир Федосеев, Михаил Плетнев, Владимир Спиваков, Владимир Юровский һәм башкалар белән чыгыш ясаган. Бөтен дөнья опера театрлары белән хезмәттәшлек итә.

Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең матбугат секретаре:

Александра Нагорнова:  +7 (950) 314-00-67

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International