Татарстан журналистикасы тарихы музеенда “Минем журналистлык яшьлегем…” исеме астында бүләк итү көне узачак

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

26 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә (Декабристлар, 179) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бүләк итү көне үткәрелә. Чара «Комсомолец Татарии» газетасының туган көненә (1919 елның 14 июлендә Татарстан яшьләренең коммунистлар берлеге оештырыла, ә газета 1919 елның 25 октябрендә гамәлгә куелган), шулай ук ВЛКСМның 29 октябрьдә билгеләп үтеләчәк 100 еллык юбилеена багышлана.

Хезмәттәшләрнең иҗади берлек мәйданында очрашу кичәсе бүләк итү көне форматында узачак, чөнки шәхси архивларда сакланган экспонатлар - газеталарның аерым номерларының оригиналлары, фоторәсемнәр, техник чаралар, хатлар, атрибутика, башка тематик әйберләр басманың тарихы турында  барыннан да яхшырак сөйли. Мондый чара тормыштан вакытыннан алда киткән, ләкин үзләреннән соң гаять зур иҗади мирас калдырган талантлы журналистлар турында хәтер яңарту да. Яшьләр арасында бик популяр булган газетаның журналистлары турында истәлекләр  үзенә күрә бай мәгълүмат чыганагы булып тора, алар  музейның «Яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары тарихы» бүлеге нигезенә ятачак.

Чарага төрле елларда «Комсомолец Татарии» газетасы редакциясендә эшләгән журналистлар, баш мөхәррирләр  һәм теләге булган һәркем чакырыла.

Элемтә өчен: Фәтхетдинова Ралия Шаһит кызы, 8917 232 93 22.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International