Халыкара XXXII «Бәллүр магнолия» яшь башкаручылар фестивале нигезләмәсе

2018 елның 14 сентябре, җомга

«Бәллүр магнолия» Халыкара яшь башкаручылар фестивале Россия мәдәният министрлыгы, Россия Президентының Көньяк федераль округтагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, «Мебельная Фабрика 8 Марта» компанияләр төркеме, “Бәллүр магнолия” коммерцияле булмаган хезмәттәшлекнең мәгълүмати ярдәме белән үткәрелә.

2019 елның март аенда Сочи шәһәрендә «Бәллүр магнолия» Халыкара яшь башкаручылар фестивале үзенең 15 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Фестивальнең төп максаты һәм бурычлары – төрле мәдәниятләр, җәмгыятьләр, традицияләр өчен  аралашу урыны булдыру. Моннан тыш, чара яшь сәләтле кешеләрне ачыклау, тәҗрибә алмашу, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын популярлаштыру, аларның профессиональ дәрәҗәсен күтәрү, сәләтле яшьләргә үсәргә ярдәм итүне күздә тотып үткәрелә.

Катнашучыларның  яшь категориясе:

5 – 6, 7 - 9, 10 – 13,  14 – 16, 17 – 21, 22 - 25 яшьләр.

“Бәллүр магнолия” фестивалендә конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

ВОКАЛ – ике төрле әсәр башкару, алар флешкада яки сиди-дискта язылган булырга тиеш.

Инструменталь жанр – соло, дуэт, трио, квартет, ансамбль, оркестр һ.б.

ХОРЕОГРАФИЯ – джаз, модерн, контемпорари, эстрада, классик биюләр, шоу, халык биюләре, хип - хоп, брейк – данс һ.б. Дәвамлыгы 10 минуттан да артмаган ике бию тәкъдим ителергә тиеш. Бию театры 20 минутка кадәр программа күрсәтә ала.

- ЦИРК

 - Актерлык осталыгы – сәнгатьле уку, миниатюралар, мюзикл;

- ДЕКОРАТИВ- ГАМӘЛИ  СӘНГАТЬ, РӘССАМНАР;

- БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР КИНОСТУДИЯЛӘРЕ;   

- МОДА;

- ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ҖЫР МӘКТӘБЕ;

- ШАХМАТ ТУРНИРЛАРЫ;

Фестиваль программасы:

29 октябрь – катнашучыларның Бөтенроссия «Орлёнок» балалар үзәгенә килүе;

15.00 – 16.00 – фестиваль ачылышы. Флешмоб. Осталык дәресе.

30 һәм 31 октябрь – барлык номинацияләр буенча конкурс көннәре. Спорт ярышлары. Дискотекалар.

1 ноябрь – катнашучылар өчен фестивальне ябылу тантанасы. Флешмоб. Осталык дәресе.

Игътибар!

Фестивальгә заявкалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Элемтә өчен телефоннар:

Фестиваль продюсеры  – Бартусова Елена Александровна

8-960-710-74-27 8-967-027-53-10 (Москва) 8-967-320-10-15 (Сочи)

e-mail: bartusova@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International