Казанда Ольга Толкмит һәм Андрей Жилиховский белән «Love is in the Air» концерты

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы көнендә, 30 августта, 20.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда  ачык һавада үткәрелә торган “Казан көзе” VIII Халыкара опера фестивале концерты булачак. Әлеге концерт Александр Сладковский  җитәкчелегендәге Дәүләт симфония оркестрының концерт сезонында алыштыргысыз чара булып тора.

Кичке концерт солистлары – сопрано, «Геликон-Опера» солисткасы Ольга Толкмит һәм Зур театр баритоны Андрей Жилиховский. Дирижерлар – Россиянең халык артисты, Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер Александр Сладковский, Татарстанның атказанган артисты Василий Валитов.

Концерт программасында – рус, немец һәм итальян композиторлары операларыннан классик арияләр (В.Моцарт, Дж. Россини, Ж. Бизе, Г. Доницетти, Дж. Пуччини, А. Дворжак, П. Чайковский).

“Казан көзе” фестивале кысаларында 15 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Россиянең халык артисты Хибла Герзмава чыгыш ясаячак, ә 17 октябрь көнне Әзербайҗанның халык артисты Динара Алиева катнашында концерт булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International