Алабуга 12 ил рәссамнарын берләштерде

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Алабугада “Халык уеннары” темасына XIII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумы эшли башлады. Чара Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан Россия һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары ярдәме белән оештырыла. 10 июль көнне  заманча этносәнгать залында музей-тыюлык генераль директоры Гөлзада Руденко белән очрашу булды.

 Бу көннәрдә симпозиумда катнашучы Дюлустан Бойтунов (Саха Республикасы) һәм Виктор Дорджиевның (Калмыкия Республикасы) шәхси күргәзмәләре ачылды. 12 илдән килгән рәссамнарны сәламләп, Г.Руденко 13 ел дәвамында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының арт-проектларында катнашкан 700ләп заманча рәсем сәнгате осталарының 1500 иҗади эш ясаганы турында  әйтте. Музей-тыюлыкның коллекциясе ел саен тулылана. Директор сүзләренчә, арт-симпозиумда катнашучылар иҗаты белән ватандашларыбыз гына түгел, чит ил тамашачылары да кызыксына башлаган. Июнь аенда Болгариядә “Дуслык тәгәрмәче” күргәзмәсе ачылды. Чиратта -  Словакия, Португалия, Кипр, Төркия, Германия. «Мин сезнең хезмәтләрегез музей фондында тузанланып ятмас, дөнья буйлап сәяхәт итәр, дип вәгъдә биргән идем. Барысы да мин әйткәнчә. Безгә килгәнегез, күңел җылыгыз салынган иҗат җимешләрегезне Алабугада калдырганыгыз өчен рәхмәт!», - диде Гөлзада Руденко.

Рәссамнарны иҗат, үзара аралашу, берләшү шатлыгы белән тулы атна көтә. Чараның төп вакыйгасы исә 17 июль көнне ачылачак йомгаклау күргәзмәсе булачак.

Элемтә өчен: Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы матбугат хезмәте,  8-906-333-38-99.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International