1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) спектакле күрсәтелә. Тамаша вакытында күрмәүче тамашачылар өчен тифлокомментарий да алып барылачак. Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды программасы кысаларында, “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” белән берлектә, тормышка ашырыла. Тифлокомментатор - Гөлүсә Закирова.
Спектакльнең режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.
Спектакль 14.00 сәгатьтә башлана.