Казанда С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының максатчан урыннарына абитуриентлар сайлау үткәрелә

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы, “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе белән берлектә, 2 июньдә 10.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтында С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының максатчан урыннарына абитуриентлар сайлауның беренче этабын үткәрә.

 Кинематография институтының Гыйльми советы карары буенча, 2018-2019 уку елына Татарстан Республикасына түбәндәге белгечлекләр буенча берәр максатчан урын бүлеп бирелә:

54.05.03 «Графика»

«Анимация һәм компьютер графикасы буенча рәссам» - 1 урын;

54.05.02 «Рәсем сәнгате»

«Костюм буенча кино һәм ТВ рәссамы» - 1 урын;

55.05.01 «Кино һәм телевидение режиссурасы»:

«Уен киносы режиссурасы» - 1 урын;

«Анимация һәм компьютер графикасы режиссурасы» - 1 урын.

Сайлап алуда югары белемсез һәм кулларында рус теле һәм әдәбияты буенча Бердәм Дәүләт Имтиханы нәтиҗәләре (2014 елдан соңрак тапшырылган) булган кешеләр катнаша ала.

Дәгъва кылучыга 2018 елның 1 июненә кадәр заявка юлларга кирәк. Заявка резюмедан (ФИО, почта адресы, e-mail, элемтә өчен телефон, туу вакыты һәм урыны, паспорт мәгълүматлары, белем алу, эш урыны, хезмәт стажы, гаилә хәле күрсәтелеп) һәм иҗади эшләр папкасыннан торырга тиеш.

Документларны юллау өчен электрон почталар:  tatarkino_fest@mail.ru яки  tatarkino2007@mail.ru.

Адрес: Казан шәһәре, Петр Алексеев урамы, 3 йорт.

Белешмәләр өчен телефон:  272-45-29, 273-03-43.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International