Казанда Нәҗип Җиһановны искә алдылар

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда бөек татар композиторы Нәҗип Җиһановның тууына 107 ел тулуга багышланган чаралар узды. Нәҗип Җиһанов – татар профессиональ музыка культурасына нигез салучыларның берсе, Казан дәүләт консерваториясенең беренче ректоры, педагог, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.

Көндез Арча зиратында композиторның каберенә чәчәкләр салу булды. Анда ТР Мәдәният министрлыгы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Композитор Нәҗип Җиһанов музее вәкилләре катнашты.

“Бүген Нәҗип Җиһановның иҗаты, милли музыкаль культура, татар музыкасының жанр-стилистик үзенчәлекләрен саклап калу мәсьәләсе бик актуаль”, - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова.  

Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин сүзләренчә, быел композитор тарафыннан оештырылган Композицияләр кафедрасы үзенең 70 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, март һәм апрель айларында әлеге вакыйгага багышланган чаралар узачак.

Соңрак Композитор Нәҗип Җиһановның музей-фатирында төрле елларда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучыларның иҗади очрашуы узды.

Ә бер көн алданрак “Әкият” курчак театрында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия акциясе оештырылды. Балаларга Нәҗип Җиһанов иҗаты турында лекция укылды һәм Алексей Егоровның “Альбом для дочери” пьесасы буенча музыкаль курчак спектакле күрсштелде. Ул Нәҗип Җиһановның музей коллекциясе документаль материаллары һәм аны кызы Светлананың шәхси архивы  буенча иҗат ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International