Саба районының Яулаштау авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Яулаштау авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Тантаналы чарада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Әлеге Мәдәният йорты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре торак пунктларында мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программасы буенча ремонтланган. Яңартылган бинада концерт залы, грим бүлмәләре, авыл тарихы музее, китапханә һәм түгәрәкләр үткәрү өчен класслар урнашкан. Биредә төрле яшьтәге кешеләр өчен 10 түгәрәк, шулай ук төрле клублар эшли.

Искәртеп узабыз: мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан бирле тормышка ашырыла. Аның максаты – Татарстан торак пунктларында яшәүчеләргә тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфатын арттыру. 2017 елда 44 объект ремонтланган, әлеге максатка 342,49 млн сум акча тотылган. 2018 елда 42 мәдәни объектны капиталь төзекләндерүгә 342,98 млн сум акча каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International