“Әкият” курчак театры Яңа ел тамашаларына чакыра

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

19 декабрьдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында рус һәм татар телләрендә традицион Яңа ел тамашалары башланып китәчәк.

Актерлар барлыгы 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк, аларны 20,5 мең тамашачы карар дип көтелә. Бәйрәм чаралары 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Тамашалар шулай ук 13 һәм 14 гыйнвар көннәрендә дә оештырыла.

Нәни казанлылар һәм башкала кунакларына “Новогодние приключения Бременских музыкантов” интермедиясе күрсәтеләчәк. Программада шоу – Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары катнашында күңелле уеннар, күңелле бәйгеләр, костюмнар парады булачак.

Интермедиядән соң тамашачылар спектакльләр карый ала. Быел тамашачыларга Астрид Линдгреннең “Малыш и Карлсон” һәм  Наталья Абрамцеваның “Кыш бабай бүләкләре” спектакле татар һәм рус телләрендә күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International