Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак Шаляпин фестиваленә билетлар сатыла башлады.
Дөнья сәхнәсе йолдызлары катнашындагы фестиваль 1-22 февраль көннәрендә узачак. Әлеге вакыт аралыгында 13 спектакль күрсәтү күздә тотыла.
Фестиваль Джузеппе Вердиның «Набукко» операсы премьерасы белән ачыла. Гала-концертта Зур, Мария театры, Мәскәүнең Е.В.Колобов исемендәге Яңа Опера театры, Екатеринбург, Киев театрлары һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының әйдәп баручы солистлары чыгыш ясаячак.
Билетларның бәясе 500дән 2500 сумга кадәр тәшки итә. Гала-концертка бераз кыйммәтрәк: 800-3500 сум. Билетларны театр кассасында, Кассир.ру сайтында һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында сатып алырга мөмкин.