Актерлар йортында «Чарли һәм шоколад фабрикасы» спектакле премьерасы була

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

4 декабрь көнне 18.00дә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Нур” Балалар татар театр студиясенең Роальд Даль повесте буенча куелган “Чарли һәм шоколад фабрикасы” спектакленең премьерасы була. Спектакль Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Гранты ярдәмендә куелган. Спектакль татар телендә.

Спектакльнең режиссеры Марсель Мәхмүтов сүзләренчә, хәзерге вакытта генераль репетицияләр бара. “Спектакльдә 17 бала катнаша, бу “Нур” тарихында беренче тапкыр. Хәтта студиядә күптән түгел генә шөгыльләнүчеләр дә уйный”, - дип белдерә Марсель Мәхмүтов.

“Нур” Балалар татар театр студиясе Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге башлангычы белән 2012 елда ачылган. Сәнгать җитәкчесе – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык  артисткасы Наилә Гәрәева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International