9-14 декабрьдә Казанның 7 театраль мәйданчыгында IX "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссура фестивале уза. Фестиваль кысаларында Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Әлмәт, Казан режиссерлары тарафыннан куелган спектакльләр тәкъдим ителә. Урыннар чикләнгән булу сәбәпле, Сезнең аккредитация узуыгыз һәм карарга теләгән спектаклегезне төгәл билгеләвегез сорала.
Аккредитация узу өчен 7 декабрьнең 12.00 сәгатенә кадәр kamal.press@tatar.ru адресына түбәндәге мәгълүматларны җибәрегез:
1. Басма исеме
2. Фамилия, исем һәм журналистның контактлары
3. Спектакль(-ләр) исемлеге.
Спектакльләргә бейджлар буенча гына керергә мөмкин булачак.
Бейджларны һәм фестиваль буклетларын тарату Камал театрының хезмәткәрләр өчен керү ишеге янында 8 декабрьдә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр узачак.