Кариев исемендәге театр артистлары Башкортстанга гастрольләргә җыена

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Башкортстан татарлар җәмгыяте чакыруы буенча Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары күрше республикага юл тотачак.

11-14 ноябрь көннәрендә Башкортстан тамашачыларына Р. Шәриф әсәре буенча “Бер мәхәббәт тарихы” (“Көзебезнең язы”) спектакле күрсәтеләчәк.

Гастрольләр Илеш районының Исәмәт һәм Этәй авылларында, Дүртөйле районының  Түбән Аташ һәм Өчбүлә авылларында узачак.  Дүртөйле шәһәрендә әлеге әсәр 12 ноябрьда куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International