Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүген, 2017 елның 7 ноябрендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге икенче Республикакүләм театр сәнгате өлкәсендә казанышлар өчен премия тапшыру тантанасы узды. Бүләк Татарстан Республикасында профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә ике елга бер тапшырыла.
Премияне тапшыру тантанасын кичәнең алып баручылары - Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша ачып җибәрделәр. Сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова чыгыш ясады. Тантаналы рәвештә Эльвира Рафаил кызы премиянең лауреатлары исемнәрен укыды:
- С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар Дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәймәрданов Роберт Шәйхил  улы.
- Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры коллективы.
- Драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хәмидуллин Ризван Мирхәбибулла улы (үлгәннән соң).
Барлык лауреатлар истәлекле билгеләр, мактаулы диплом һәм 200әр мең сум акчалата бүләк алдылар.
Премияне тапшыру тантанасыннан соң Камал театры сәхнәсендә Нәкый Исәнбәтнең Илгиз Зәйниев куелышында "Миркәй белән Айсылу" спектакленең премьерасы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International