20 декабрьдән Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Кейт диКамилло әсәре буенча " Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”спектаклен күрсәтәбашлый. Балалар чын мәхәббәт, дуслык, татулык тарихын күрәчәкләр.
Спектакльне татарчага Нәзифә Кәримова тәрҗемә итте. Премьера «Әкият» балалар үзәгендә узачак. Шулай ук “Саранлыктан дәва” (язучы Владимир Илюхов, татарчага тәрҗемә Халисә Уразова) интерактив музыкаль әкияте дә тәкъдим ителәчәк.