Казанда 2 ноябрьдә, 17.00 сәгатьтә, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында фотограф, блогер һәм сәяхәтче Тимур Агировның “Таулар. Күк. Ингушетия” фотокүргәзмәсе ачыла.
Анда фоторәссамның таулы Ингушетия гүзәллеге чагылган 40лап эше тәкъдим ителә. Күргәзмәне Ингушетиянең Татарстандагы илчелеге, Татарстан Халыклар дуслыгы Ассамблеясы һәм йорты, Казандагы “Магас” ингуш милли-мәдәни автономиясе оештыра.