“Бию Бердәмлеге” фестивале гаризалар кабул итә башлый

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

1-5 декабрьдә Төньяк башкалада Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Бишенче канал ярдәме белән беренче “Бию Бердәмлеге” Бөтенроссия хореография конкурсы узачак.

Чара бөтен илдән 3000нән артык катнашучыны үзенә туплар дип көтелә. Конкурста катнашу бушлай, анда 7дән 21 яшькәчә булган егетләр һәм кызлар чыгыш ясый ала.

Конкурс дәвам иткән 4 көндә 5 яшь төркеменә бүленгән катнашучылар 17 номинациядә көч сынашачак. Аның алты иң яхшы лауреаты 750 мең сум тәшкил иткән приз фондын бүлешәчәк.

“Бию Бердәмлеге” конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар http://kulturastolic.ru/ сайтында 2017 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International