Казанда Рус теле көне һәм А.С.Пушкинның туган көнен бәйрәм итәләр

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген Казанда Рус теле көне һәм А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көнгә багышланган чаралар уза. Бөек рус шагыйренең М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәле янында шигъри митинг үтте. Бирегә танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, язучылар һәм шагыйрьләр, студентлар һәм укучылар җыелган иде. Аларны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәламләде.

“Традиция буенча без бүген бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнен һәм Рус теле көнен бәйрәм итәбез. Россия өчен Пушкин көне нәрсә соң ул, ә безнең өчен рус теле нәрсә? Бу бөтен дөнья, безнең фикерләү сөреше, бу безнең Ватаныбыз, бу безнең хәтеребез, бу безнең үткәнебез һәм киләчәгебез. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне бүгенге бәйрәм белән котлыйм”, - дип белдерде Эльвира Камалова тантаналы митингны ачып.

Соңыннан Татарстан мәдәният министрының беречне урынбасары ике юбилярны котлап узды. Шагыйрә, “Татарстан Республикасының Язучылар берлеге” иҗтимагый оешмасының әдәби консультанты Лилия Газизовага мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия мәдәният министры Влдаимир Мединскийның Рәхмәтен тапшырды.

Ә язучы, “Татарстан Республикасы Язучылар берлеге” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Лев Кожевников  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды.

Митингка җыелучылар алдында Пушкинның шигырьләрен танылган шагыйрьләр, язучылар һәм артистлар укыды. Ә Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе әгъзалары бөек шагыйрьнең әсәрләрен үз телләрендә тәкъдим итте.

Театр мәйданындагы шигъри митинг Пушкин шигыренә романс белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International