Татарстан Республикасы Мәдәният министрының Халыкара театр көне белән котлавы

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле театр хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре һәм театр сөючеләр! Халыкара театр көне уңаеннан ихлас тәбрикләремне кабул итегез!
Әлеге сәнгать төренең әһәмияте монументаль. Бүгенге көндә югары технологияләр заманында тамашачыларга шәхеснең чын образын, сөйләм теленең сихри көчкә ия булуын күрсәтүче һәм гаҗәеп тәэсир итүче, алыштыргысыз сәнгать төре - нәкъ менә театр. Татарстан Республикасы- Россиянең классик һәм милли театр традицияләре уңышлы үсеш алган иң әһәмиятле театр үзәкләренең берсе.
«Мәдәният» милли проекты һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән театрларның матди-техник базасын ныгыту, профессиональ кадрлар әзерләү, гастроль эшчәнлекне камилләштерү буенча эш дәвам итә.
Республикабызның театр индустриясенең уңышлары елдан-ел арта бара. Татарстанның соңгы иң күренекле казанышы-ватан театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җәббаров Россия Федерациясе Президентының премиясе белән бүләкләнде.  
Халыкара театр көнендә без традиция буларак Әлмәт шәһәрендә «Тантана» театраль премиясенә йомгак ясыйбыз. Быел театр сәнгате өлкәсендә Зәкия Туишева исемендәге яңа премияне тапшыру тантанасы узачак. Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» иҗтимагый проектының балалар һәм яшьләр театр коллективлары Фестивалендә җиңүчеләр дә игълан ителәчәк. 
Кадерле дуслар! Сезгә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, дәртле алкышлар, чын театр сәнгатен хөрмәт итүче һәм сөюче тамашачыларыгыз булуын телим! Сезнең спектакльләрегез һәрвакыт халык күңелен яуласын иде!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International