Тинчурин театры Ижауда гастрольдә булды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрьдә Кәрим Тинчурин театрының Удмуртиянең Ижау шәһәрендә зур гастроле узды. Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән оештырылды.

27 ноябрьдә Тинчурин театры Ижауның “Тимерюлчылар” мәдәният сараенда “Кияү урлау” комедиясен күрсәтте. Ижаулар Тинчурин театры спектаклен зур кызыксыну белән карады һәм артистларны алкышларга күмде.

Моннан тыш Тинчурин театры артистлары Ижауның Муса Җәлил исемендәге татар китапханәсендә очрашу булдылар. Шулай ук Удмуртия башкаласындагы “Чулпан” үзешчән театры артистларына мастер-класс уздырдылар. 

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International