Чистай шәһәре тарих музеенда "Савва Мамонтов. Чистай - балачак еллары" күргәзмәсе ачыла

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

20 август 16:00 сәгатьтә Чистай дәүләт музей-тыюлыгында «Савва Мамонтов. Чистай - балачак еллары" күргәзмәсе тәкъдир ителәчәк.

Экспозиция "Савва Мамонтовның тормышы һәм иҗат юлы" яңа проекты кысаларында пленэр маршрут этапларын дәвам итә.

Савва Мамонтовка хөрмәт йөзеннән 20 августта Чистай шәһәре тарих музеена Мәскәүдән һәм Татарстаннан рәссамнар җыелачак. Күргәзмәдә грант проектында катнашучыларның гына түгел, пленэрда катнашучы Татарстан рәссамнарының да хезмәтләре куелган.

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы шәһәр тарихы музее, К.Маркс урамы, 8 йорт.

«Савва Мамонтов тормышы һәм иҗат юлы» проекты мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияттәге иҗади проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты гранты акчасына гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International