Бүген “Мәдәният” милли проекты кысаларында Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенә 1,5 млн. сумлык музыка кораллары (саксофон, баян, аккордеон) тапшырылды.
Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе 1950 елда ачылган һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында иң беренче музыка мәктәбе булып тора. Әлеге вакыт эчендә мәктәптән 2 меңнән артык яшь музыкант чыгарылган. Бүген мәктәп төбәктә алдынгы урыннарны били: 694 укучы һәм 51 педагог ел саен абруйлы конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары һәм дипломантлары исемен ала.