2021 елның 10-11 июлендә Әлмәт шәһәренең Чәй скверында «Печән базары» фестивале узачак

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

«Печән базары» - ел саен Казан шәһәрендә уза торган урам фестивале. 2020 елдан фестиваль Әлмәттә дә уздырыла башлады.

Фестиваль программасына дизайн-маркет, ферма-маркет, остаханәләр, экскурсияләр, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка күп төрле чаралар керә.

ДИЗАЙН-МАРКЕТ

Дизайн-маркетта быел да утыздан артык татар дизайнеры катнаша,

биредә заманча милли продукция сатыла. Милли дизайнерлар кулдан җитештерелгән чигүле кием һәм аксессуарлар, күннән җитештерелгән янчык яки аяк киеме, йорт интерьеры өчен милли бизәкләр, тәбрикләмәләр һәм сувенирлар тәкъдим итәчәк.

ФЕРМА-МАРКЕТ

Ферма-маркетта Татарстан фермерлары җитештергән продуктлар тәкъдим ителә. Биредә җирле фермерлар җитештергән сыр,  туңдырма, крафтлы чәй һәм башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясен авыз итәргә һәм сатып алырга була.

ЭКСКУРСИЯ-ПЛЕНЭР

10 июльдә Казан, Чаллы, Әлмәт рәссамнары катнашында Әлмәт шәһәре буйлап бушлай экскурсия-плэнер оештырылачак.

Фестивальнең партнеры –  "Алтын алмалар турындагы әкиятләр" (instagram.com/almetpublicart) паблик-арт проекты биш мурал һәм ике инсталляцияне үз эченә алган маршрут буйлап экскурсия уздырачак. Экскурсиядә катнашучылар объектларны төзү тарихы һәм аларның әһәмияте турында гына түгел, ә өстәмә чынбарлык лабораториясе Almet medialab белән танышачак. Шәһәр халкы һәм Россиянең башка шәһәрләреннән Әлмәтнең паблик-арт программасы белән танышырга килүчеләр моушен-дизайн өйрәнделәр һәм үзләренә ошаган муралларны җанландырдылар. “Печән базары” экскурсиясендә катнашучылар өч эшне җанландыра һәм махсус инстаграм-битлекләрне сынап карый алачак.

Экскурсия Әлмәт район үзәк хастаханәсе фасадына төшерелгән “Ак чәчәкләр” янында башланып (Төзүчеләр проспекты, 30/1), "Ай һәм кояш" эше янында тәмамланачак (Ленин, 149).

 "Алтын алмалар турындагы әкиятләр" – "Татнефть" ширкәтенең Стрит-арт өйрәнү институты тарафыннан гамәлгә ашырылган биш еллык паблик-арт программасы. Проект кысаларында җирле мәдәниятне тирән тикшеренүләр уздырылды һәм татар халкының меңьеллык тарихы белән баетылды.

Экскурсия тәмамлангач, рәссамнар Назыйм Исмәгыйлев, Лада Җиһангирова, Алия Гайнуллина, Лилия Косолапова, Данил Әхмәтшин, Руслан Ибраһимов, Диләрә Закирова, Кирилл Шмидт, Сергей Лепяцкий, Наилә Айзатуллова катнашында пленэр уздырылачак.

АНТИЛЕКТОРИЙ

Быелгы фестивальнең яңалыгы буларак, Яр Чаллы шәһәре яшьләренең URBANTATAR оешмасы тарафыннан антилекторий оештырылачак.

Ике көн дәвамында фестивальгә килгән һәркем лекцияләрдә, ми давылларында һәм ачык бәхәсләрдә катнаша алачак.

Беренче көн:

13:00 «Татар радиосы: формат/формат түгел» (ачык бәхәс)

14:00 «Татарча рэп: «сәхнә» үзенчәлекләре (2017 елда Казанда уздырылган социологик тикшеренү нигезендә лекция)»

Лектор – Альбина Рәис кызы Гарифҗанова, КФУ гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты, фәлсәфә фәннәре кандидаты

Чыгыш формаль булмаган музыкаль сәхнә үзенчәлекләренә, төгәлрәк әйткәндә – коммуникацияләргә, татар рэп берләшмәләренә багышланачак. Чыгыш 2017 елгы тикшеренүләргә нигезләнгән. Татарча рэп бүген – милли колоритның һәм заманча музыка стильләренең үзенчәлекле синтезы. Сәхнәдә катнашучылар ничек итеп татар мәдәниятенә һәм татар теленә мөнәсәбәтләрен кора? Татар теле рэп укуда нинди роль уйный? Ни өчен татар рэперлары (һәм алар гына да түгел) татар мәдәниятендә заманча музыка өчен потенциал күрә?

15:00 «Шәһәрне шау-шу белән пычрату» (@eco.bizek проектыннан интерактив)

Спикер: проект авторы, Чаллыда узган Татар яшьләре форумы җиңүчесе Алсу Җәлил.

Әйләнә-тирә мохит, нигездә, матди чүп-чар аркасында зарарлана дип санарга кабул ителгән. Әмма шул ук вакытта зур шәһәрләрдә елдан-ел шау-шу арта бара. Матди булмаган чүп-чар кешеләргә һәм әйләнә-тирә мохиткә ни дәрәҗәдә йогынты ясый? Интерактивта катнашучылар бу сорауга җавапны экология турында беренче булып татарча сөйли башлаган @eco.bizek проекты белән берлектә эзләячәк.

16:00 «Сүз. Хәрәкәт. Рәсем» (YMRK проекты буенча перформанс-эзләнү)

Ментальлек төшенчәсе - көндәлек тормыш антропологиясе һәм социологиясе өлкәсеннән. YMRK проекты башкаруында "Сүз. Хәрәкәт. Рәсем" милли кодларның төрле гамәлләргә - СҮЗ, ХӘРӘКӘТ, СУРӘТкә трансформацияләнүен тикшерәчәкбез.

Икенче көн:

13:00 «Провинциядә татар темасы: ничек яңа продукт булдырырга» (ачык бәхәс)

Татар темасына бәйле күпчелек алгарышлар башкалада туа дигән фикер яши. Ләкин республика һәм дөнья күләменнән тыш та сыйфатлы продуктлар туа тора. Бәхәстә катнашучылар моның сәбәпләрен эзләячәк.

14:00 Татар телендә лингвистик тәҗрибә

15:00 «Шәһәрдә яңа риваятьләр» (ми давылы)

Яшь рус теле укытучысы һәм татар хип-хоп башкаручы Айдар Гыйльманов һәм Әлмәт халкы белән бергә реаль вакытта яңа шәһәр легендалары булдырачакбыз.

16:00 Яр Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшиннан коллаж техникасында комикслар ясауның  кече лабораториясе 

ОСТАХАНӘЛӘР

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен ике көн буена остаханәләр мәйданчыгы эшләп торачак.

Остаханәләрнең эше 12:00 башлана. Алар көн саен 18:00 кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге музейдан Диләрә Гыймранова шәҗәрә бизәкләре төшерергә өйрәтәчәк. Шәҗәрә остаханәсе 10 июльдә 12:00-13:00, 11 июльдә 14:00-15:00 эшләячәк.

Татар әкиятләре темасына кул эшләнмәләре остаханәсе фестивальнең ике көнендә дә 13:00-14:00 эшләячәк. Кул эшләре остасы Әлфирә Кәримова балаларны “Су анасы” һәм “Кәҗә белән сарык” әкиятләре буенча эшләнмәләр ясарга өйрәтәчәк.

Милли музыка кораллары остаханәсе шимбә көнне 14:00, ә якшәмбе 12:00 башланачак. Музыка осталары Эрик Марковский (шимбә) – дөнья халыклары уйный торган барабан төрләре, Тимур Шошин (якшәмбе) – бөтен дөнья буйлап җыйган төрле уен кораллары белән таныштырачак

Биредә имбирлы прәннек һәм капкейк бизәргә дә өйрәнергә була. Зәвыклы кулинария серләренә Диләрә Габдрахманова өйрәтәчәк (15:00-16:00).

Шулай ук каллиграфи остасы Айзат Минһаҗдан “хөсни хат”, ягъни гарәп каллиграфиясе (16:00-17:00), рәссам Юлия Петровадан милли бизәкле флюид-арт осталыкларына өйрәнергә була.

АЛЬТЕРНАТИВ МУЗЫКА

"Печән базары" фестиваленең музыкаль бизәлешен фестивальнең төп партнеры – Yummy Music лейблы башкара. Концерт программасы җанлы татар музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышлана. Фестивальнең беренче кичендә музыкантлар Рәдиф Кашапов һәм Ильяс Гафаровтан DJ SET көтелә.

Концерт программасы:

10 июль

18:00 GAUGA төркеме

18:45 Элина

19:15 Зәринә Вилданова һәм The CheekLaWeek

11 июль

18:00 Алия Нур

18:25 Азат Гыймадиев

19:10 Алсу Салихова

19:30Yatmas Dusai

«Печән базары» фестивале 10 июльдә 12:00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең Чәй скверында (Ленин урамы, 16) башлана. Керү ирекле.

ФЕСТИВАЛЬ ТУРЫНДА

«Печән базары» фестивале 2013 нчы елдан бирле уздырыла. Беренче акция 2013 елның апрелендә үза һәм татар шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышлана. Печән базары (Peçən bazarı) - XVIII гасырда Казанның Иске Татар бистәсендә сәүдә, иҗтимагый һәм мәдәни үзәк булган. Беренче фестивальнең максаты XX гасыр башы, ягъни Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор атмосферасын торгызу була. Моның өчен Нурулла мәчете янында урам ярминкәсе оештырыла. Бу ярминкәдә катнашучылар өчен дресс-код кертелә – киемдә ул чордагы шәһәр халкының татар милли киеме элементлары булырга тиеш була.

2020 елдан фестиваль Казанда гына түгел, Әлмәт шәһәрендә дә уздырыла башлады. Быел ул “Каракуз” этнофестивале кысаларында уза.

Тугыз еллык тарихлы фестивальнең төп максаты – шәһәр яшьләре арасында татар милли мәдәниятен популярлаштыру, татар телендә заманча музыка башкаручыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Акция чараларында катнашуга милли мәдәнияткә битараф булмаган, шәһәр шартларында милли зәвык булдырырга омтылган һәм заманча шәһәр мәдәнияте белән кызыксынган барлык кешеләр чакырыла. Катнашучыларны фестиваль партнерларыннан күңелле сюрприз-бүләкләр көтә.

«Печән базары» фестивален оештыручы - Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International