Татар Китабы йортында Халыкара балалар китабы көне уңаеннан чаралар циклы үткәреләчәк

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 1-2 нче апрель көннәрендә Татар Китабы йортында Халыкара балалар китабы көне уңаеннан чаралар циклы үткәрелә.

Халыкара балалар китабы көне Һанс Христиан Андерсенның туган көнендә – 2 нче апрель көнне билгеләнә. 1967 елдан бирле Балалар китабы буенча халыкара оешмасы тарафыннан уздырылып килә. Шул уңайдан Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) берничә аерым чарадан торган цикл тәкъдим итә. Ике көн дәвамында Татар китабы йорты бинасында шагыйрь Ленар Шәех, шагыйрь Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара ханым Миңнуллина белән очрашу, балалар китабына багышланган күргәзмә ачылышы һәм балалар әдәбиятына, китабына һәм, аерым алганда, Һанс Христиан Андерсенның иҗатына багышланган «Әбүгалисина» интеллектуаль уены, Һарри Поттер әсәренең татарча читкасы уздырылачак.

1 нче апрель:

13:00 – «Әбүгалисина» интеллектуаль уены

14:00 – Татар шагыйре, журналист, РФ Журналистлар, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре, «Евразия иҗат гильдиясе», Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы, Татарстанның Муса Җәлил, ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге Республика премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Шәех белән очрашу.

17:00 – «Һарри Поттерны татарча укыйбыз»

18:00 – Әдәби лекторий

2 нче апрель:

13:30   «Балалар әдәбияты хәзинәләре» Балалар китабы күргәзмәсе ачылышы

14:00   Күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Һ.Х.Андерсен исемендәге почетлы Диплом иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның халык шагыйре булган Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган чара. Шагыйрьнең хатыны Клара Миңнуллина белән очрашу.

18:00   Әдәби лекторий

Кайда: Татар китабы йорты, Островский урамы, 15 нче йорт

Керү ирекле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International