2 апрель Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясендә «Дети Ау» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә аутизм билгеләре күзәтелгән 11 баланың рәсемнәре тәкъдим ителәчәк. Алар 1нче урта мәктәпнең ресурс сыйныфы укучылары. 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге яшь рәссамнарның әсәрләре берничә темага багышланган.
Күргәзмә аутизм проблемаларына багышланган Бөтендөнья мәгълүмат тарату көненә туры китереп оештырылган. Чара кысаларында кино күрсәтү дә каралган. Күргәзмә сәг. 16:00 ачыла. Керү ирекле. Әлеге чараны Автоном Коммерцияле Булмаган Оешма «Мәктәп һәркем өчен» социаль ярдәм үзәге һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгате галереясе Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән оештыра.
Күргәзмәнең ачылу тантанасы галереянең беренче катында узачак. Фильм караганнан соң аудиторияне кино белгече Адилә Хәйбуллина белән аутизм темасы турында дискуссия көтә.