ТР Премьер-министры Алексей Песошин Апас районында капиталь ремонт үткәрелгән район Мәдәният йортында булды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Апас районы  Мәдәният йорты бинасы республика бюджеты хисабына капиталь төзекләндерелгән. 

1977 елда төзелгән Мәдәният йорты бинасында җылыту системасы яңартылган  һәм тәрәзәләр  алмаштырылган. Ярты ел эчендә подрядчылар фундаментны ныгыткан, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырган, түбәне ремонтлаган. Әйләнә-тирә территорияне төзекләндергәннәр. Шулай ук класслар өчен заманча җиһазлар һәм мебель сатып алынган.

Мәдәният йортында тамашачылар залы яңа, биредә 300 дән артык утыргыч, экран һәм заманча 3D цифрлы проектор урнаштырылган. Хәзер Апаста яшәүчеләргә зур экранда кинематография яңалыкларын карау өчен Казанга барырга кирәкми.

Яңача  планлаштыру ярдәмендә түгәрәкләр өчен мәйдан да киңәйтелгән. Эшчеләр бинаның подвалын тәртипкә китергән, анда дәресләр өчен өстәмә урын җиһазландырылган. Елның җылы вакытында репетицияләрне хәзер бинаның түбәсендә, уңайлы террасада да, үткәрергә мөмкин булачак. Бүгенге көндә район Мәдәният йортында 15 клуб оешмасы эшли, аларга 427 кеше йөри. Биредә вокаль ансамбльләр, драма түгәрәкләре һәм хореография коллективлары эшли. Биючеләргә уңайлы булсын өчен, капиталь ремонт барышында, бойлерлы душ кабиналары да урнаштырылган.

Яңартылган мәдәният йортына физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри ала, бина пандус, перила һәм махсус бәдрәф белән җиһазландырылган, керү юлында чакыру төймәсе куелган.

Ремонт эшләренә, җиһазларны яңартуга республика бюджетыннан 74 млн. сум акча  бүлеп бирелгән.

 2020 елда Татарстан Республикасында 17 авыл мәдәният йортын төзү, тагын 37 не  капиталь ремонтлау планлаштырылган, эшләргә  барлыгы 707 млн. сум каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International