Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында II «TAMGA» режиссерлар лабораториясе тәмамланды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

 2020 елның 1-8 август көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында II «TAMGA» режиссерлар лабораториясе узды. Быел ул халык һәм автор әкиятләренә багышланган иде. Лабораториядә төрле шәһәрләрдән режиссерлар катнашты: Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск), Регина Саттарова (Казан), шулай ук бер эскизны «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы нәтиҗәләре буенча Кариев театрының яшь режиссеры Эльдар Гатауллин куйды. 

Режиссерлар 1 – 7 август көннәрендә театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен 4 спектакль эскизы әзерләп, 8 августта аларны: театр каршындагы мәйданда, фойе һәм зур залда тәкъдим иттеләр. Татар халык әкиятләреннән: Марфа Горвиц «Камыр Батыр» һәм Павел Зобнин «Падишаһ хатыны һәм Алтынчәч» эскизларын куйдылар. Регина Саттарова Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» шигъри әкияте буенча эскиз-бродилка тәкъдим итте. Эльдар Гатауллин  исә Алексей Житковскийның «Бүре башлы кыз» әкиятен куйды. Әлеге пьеса 2020 елның февраль аенда узган пьесалар «читка»сы вакытында иң күп тамашачы тавышын җыйды, бу аның «TAMGA» лабораториясендә катнашуын билгеләде. Лабораториянең үзенчәлеге - режиссерлар инсценировкасы булмаган әкиятләр белән эш иттеләр. 

II «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен тәнкыйтьчеләр: Мәскәүдән - Алексей Гончаренко һәм Санкт-Петербургтан - Андрей Пронин килде.
Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, эскизларны тәкъдим итү һәм лабораториядә күрсәтелгән эскизлар турында фикер алышу ябык форматта узды. 

«TAMGA» лабораториясенең кураторы Нияз Игъламов чараны Кариев театры каршындагы мәйданда ачып җибәрде. Лабораториянең максаты һәм бурычлары турында сөйләде: “Борынгы әкиятләргә яңа сулыш өреп буламы? – быелгы лаборатория шушы сорауга җавап бирергә тиеш”, - диде ул. Шулай режиссерлар белән таныштырып үтте: Регина Саттарова «Пакет-театр» һәм «Угол» да үз проектлары белән танылган, Эльдар Гатауллин Кариев театрында эшли, Павел Зобнин өчен бу 35 нче лаборатория, ул спектакльләрне күп кенә төбәк театрларында куйган һәм узган ел азагына кадәр Томск яшь тамашачылар театры баш режиссеры булган, ә Марфа Горвицка килгәндә - Россия Яшьләр Театрында ул куйган "Бесстрашный барин" спектакле “Алтын битлек” лауреаты булуын әйтте.
Һәр эскиздан соң фикер алышулар булды: тәнкыйтьчеләр үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Балалар һәм яшүсмерләр өчен милли театрның мөмкин булуы һәм үсәргә тиешлеге турында тагын бер кат уйландылар. Яңа театраль алымнар эзләү, яңа театраль тел барлыкка китерү максатын күз уңында тотып, үзгәрешкә юнәлеш билгеләделәр. Гомумән алганда эскизларның һәркайсында балалар арасында үзара аралашу, башкалардан аерылып торучыларга сәләтләре белән нишләргә, аталар һәм балалар каршылыгы кебек темалар күтәрелгән иде.

Режиссерлар пространство белән эшләделәр, шул исәптән музыкаль бизәлештә интернациональ һәм этник көйләр кулландылар. Сәхнәдәге күренешләрне сүзсез генә - актерларның ишарә һәм пластикалары аша аңлап булуы шулай ук бик мөһим иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International