Республикакүләм «Питрау-2020» керәшен мәдәнияте бәйрәме кысаларында 12 июльдән 18 июльгә кадәр «Питрау атнасы» узачак

2020 елның 11 июле, шимбә

Катлаулы эпидемиологик вәзгыять булу сәбәпле, быел бәйрәм онлайн-форматта узачак. Чаралар программасында: халык-сәнгать һөнәрләре һәм традицион ризык әзерләү буенча мастер-класслар, семинарлар, иҗади һәм танылган кешеләр белән туры эфирда очрашулар, төрле конкурслар, концертлар, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова, Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе И.М.Егоров һәм муниципаль район җитәкчеләре  һәм кунаклардан котлаулар.

«Питрау» бәйрәме вакыйгалары социаль челтәрләрдә һәм оештыручыларның рәсми аккаунтларында күрсәтелә.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУ, Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясы, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле, Татарстан Республикасы муниципаль районнары.

Булачак вакыйганың программасы: /file/mincult/File/Программа Питрау - 2020.docx

Элемтә өчен: Эльвина Якупова, «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУ (89172824678)

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International