Татарстанның балалар сәнгать мәктәпләрендә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында капиталь ремонт дәвам итә

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Быел «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында барлыгы 18 белем бирү учреждениесе төзекләндереләчәк: 17 балалар сәнгать мәктәбе һәм Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте. Төзелеш-ремонт эшләренә 580,12 млн. сум бүлеп бирелгән, шуларның 249,47 млн. сумы федераль һәм 330,65 млн. сумы республика бюджетларыннан.

Төзүчеләр яңартылган объектларны уку елы башына кулланышка тапшырырга планлаштыра. Кайбер эшләр планнан алдарак бара. Яшел Үзән шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбен төзекләндерүчеләр  кызу темпта эшли – бүгенге көндә биредә барлык эшләрнең яртысыннан күбрәге  башкарылган. Подрядчылар тәрәзәләрне алыштырган, электромонтаж һәм түбә ябу, җылыту системасын үзгәртеп кору эшләрен төгәлләгән, 100 яктырткыч урнаштырган һәм бина тирәсен бетонлаган.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» илкүләм  проекты кысаларында мәгариф учреждениеләренә ярдәм итү берничә юнәлештә алып барыла: мәктәпләр музыка кораллары, уку материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оргтехника, мебель белән комплектлана, ә педагоглар квалификация күтәрү курслары уза.

Быел матди-техник база 11 балалар сәнгать мәктәбендә, шулай ук 3 һөнәри белем бирү оешмасында (Чаллы сәнгать көллияте, Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте) яңартылачак.

Балалар сәнгать мәктәбенең 40 педагогы Өзлексез белем бирү үзәкләре базасында квалификация күтәрү курсларын узды. Әйтик, 2020 елның мартында Чаллы шәһәрендә балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен Мәскәү дәүләт хореография академиясе тарафыннан «Һәвәскәр классик бию коллективы репертуарын формалаштыру» программасы буенча көндезге квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә кую  кысаларында эшләнде, аны тормышка ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» илкүләм проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният». Илкүләм  проектның кураторы-РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, җитәкчесе — Мәдәният министры Ольга Любимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International